Башкортстан Республикасы
Стәрлетамак шәһәре
23нче полилингваль күппрофильле мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Галиева Римма Тәнзил кызының
шәхси сайты
Сайт учителя татарского языка
МАОУ "ПМШ №23" ГО г. Стерлитамака
Республики Башкортостан
Галиевой Риммы Танзиловны
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле. Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Г. Тукай
Мин укытучы.. Укытучы гына түгел, туган тел укытучысы.
Һәр нәрсә безнең балачактан башлана диләр. Шулайдыр... Туган телгә мәхәббәтне иң беренче чиратта әтием белән әнием тәрбияләгән. Әти оста итеп гармунда уйный иде, әни әле дә халык җырларын бик моңлы итеп башкара. Ә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып китүем белән мин остазым Башкортстанның атказанган укытучысы, шагыйрь Исмәгыйлев Җәүдәт Хәлил улына бурычлымын. Аның дәресләре, әйткән сүзләре һаман хәтердә...
Мин – укытучы... Балачак хыялымны тормышка ашыруда беренче адымнарымны ясыйм…
Кыюсыз гына Стәрлетамак педагогия институтына атлап керүем әле дә истә. Лекция, семинар, практик дәрес, имтиханнар инде артта калды.
Мин укытучы. Ләкин чын укытучы булуымны раслау өчен әллә күпме эшләр көтә мине: укучыларның ышанычын яулау, әти-әниләр белән эшләү, вакытында план язу һәм дәфтәр тикшерү, төрле чаралар үткәрү, киңәшмәләрдә чыгыш ясау, үз белемемне үстерү... Ә инде булдыра алмыйм, юк диясе килгән чакларда, сиңа ышанып, янып көтеп торган күзләрне күреп, барысы да онытыла.
Туган телебездә белем бирү миңа зур бурычлар йөкли. Бөек шәхесебез Риза Фәхретдин әйткәнчә, “Һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең
күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш”. Ә халкының тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге дә өметле.
Мин югары категорияле укытучы, Стәрлетамак шәһәре татар һәм чуваш теле укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе.
Унбиш ел эш стажым бер якты көн кебек сизелми дә үтеп киткән.
Күпме нәтиҗәле эш башкарылган бу еллар эчендә. Якты, уңайлы, заман шартларына туры килгән, бай фәнни-методик базалы татар теле кабинетым. Шәһәр һәм республика күләмендәге олимпиада, бәйгеләрдә, конференцияләрдә укучыларым яулаган призлы урыннар. Мастер-класс, киңәшмә, семинарларда чыгыш ясаулар; профессиональ бәйгеләрдә катнашу. Һәр укытучының тормышында остазлар белән аралашу; үзеңнең эшеңә, хезмәтеңә бәя аласы килү; үзеңнең киләчәк профессиональ үсеш юлын билгеләү ихтыяҗы туадыр. Бу чаралар миңа профессиональ яктан үсәргә этәргеч бирде, үз-үземә ышаныч тудырды. Чөнки укытучы үзе дә һәрвакыт укырга, эзләнергә профессиональ яктан үсәргә тиеш. Шул вакытта гына ул үз фәне белән башкаларны кызыксындыра да, үзе белән ияртә дә ала.
.jpg)
